Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында яшәүче Садыевларның туган көннәре

13 августа 2021, 12:58

195

0

0

Иске Кәкерле авылында яшәүче Садыевларның туган көннәре

Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында яшәүче Садыев Рифкать Абдулләтиф улына шушы көннәрдә 80 яшь, әниебез Мөсфирә Минналим кызы Садыевага 75 яшь тулды.

Кадерлеләребез! Сезне шушы якты бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Олы җанлы, киң күңелле әтиебез, күпләргә үрнәк булырдай мәрхәмәтле әниебез! Безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга басарга булышканыгыз, ата-ана һәм туганнарның кадерен белергә өйрәткәнегез, туган нигезебезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Картлык көннәрегез бары тик шатлыкта гына үтсен. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, саулыкта, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насый булсын үзегезгә.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Сез балкыйсыз безнең күңелдә.

Тормышыбыз сезнең белән матур,

Рәхмәтлебез сезгә гомергә.

Иң изге теләкләр белән сезне хөрмәт итеп: балаларыгыз, кияү-киленнәрегез, оныкларыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев