Иске Кәкерле авылында яшәүче Сабирҗанова Рәмзия Шәфик кызының юбилее
Иске Кәкерле авылында яшәүче Сабирҗанова Рәмзия Шәфик кызының 16 апрельдә матур бәйрәме – 50 яшьлек юбилее.
Әниебез, сине алтын юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, күңел тынычлыгы, тән сихәте, саулык- сәламәтлек телибез.
Гомер юлларың озын булсын, кайгы -хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның игелеген күреп, әтиебез белән бергәләп озак яшәргә насыйп булсын.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса уртак була,
Кайгыларың булса югала.
Иң изге теләкләр белән: кызың Айгөл,улың Илфат. Безнең теләкләргә әтиебез белән әбиебез дә кушыла.
Нет комментариев