Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында яшәүче Рәис Касим улы Җамалдиновның юбилее

31 мая 2019, 11:54

722

0

1

Иске Кәкерле авылында яшәүче Рәис Касим улы Җамалдиновның  юбилее

Иске Кәкерле авылында яшәүче Рәис Касим улы Җамалдиновның 3 июньдә 50 яшьлек юбилее.

Дөньядагы иң кадерле, иң якын кешебез!

Cине чын күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Мәрхәмәтле, ярдәмчел, горурлыгыбыз син! Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Балаларыңның, оныкларыңның шатлыкларына сөенеп, әниебез белән бәхетле яшәргә язсын. Барлык кылган изгелекләреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнеңә мең рәхмәт!

Син бит безнең өчен Кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, мәңге картайма,

Иң якын кешебез.

Тормыш юлың балкып торсын,

Нурлы булсын күңелең.

Сәламәт бул, шатлык, бәхет белән

Бер кайгысыз үтсен гомерең.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең  Миләүшә, балаларың Айгөл-Альберт, Айнур-Ләйсән, оныкларың Аяз, Раяз, барлык туганнарың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев