Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында яшәүче Рафик Муфазал улы ИСХАКОВның гомер бәйрәме

09 марта 2020, 12:18

318

0

0

Иске Кәкерле авылында яшәүче Рафик Муфазал улы ИСХАКОВның гомер бәйрәме

Иске Кәкерле авылында яшәүче Рафик Муфазал улы Исхаковның шушы көннәрдә гомер бәйрәме.

Кадерлебез!

Ихлас күңелдән сине бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Синең кебек саф күңелле, миһербанлы әтиләр сирәктер. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булдың. Безне яратып, кайгыртып яшисең. Син безнең өчен тормышта олы таяныч, ярдәмче, киңәшче. Әниебез белән тормыштан ямь, хезмәттән тәм табып яшәвегез без, балаларыгыз өчен зур үрнәк. Киләчәктә дә әни белән иңгә-иң куеп, кайгы-хәсрәтсез, балалар, оныклар рәхәтен күреп, озын-озак еллар кадер-хөрмәттә  яшәргә насыйп булсын.

Сиңа иң изге теләрләр генә теләп: әниебез, балаларың Рәмис-Гөлнара, Альберт-Заһирә, оныкларың Әмир, Лилия, кодагыең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев