Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында яшәүче әниебез Айнетдинова Гөлгенә Касыйм кызының юбилее

12 августа 2020, 09:08

314

0

0

Иске Кәкерле авылында яшәүче әниебез Айнетдинова Гөлгенә Касыйм кызының юбилее

Иске Кәкерле авылында яшәүче әниебез Айнетдинова Гөлгенә Касыйм кызының  12 августта 80 яшьлек юбилее.

Кадерле, сөекле әниебез, әбиебез!

Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез имин көннәр насыйп итсен. Саулыгың нык, гомерең озын булсын. Газиз балаларыңның игелекләрен күреп, онык-оныкчыкларыңа сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәвеңне телибез. Ярдәм кирәк булганда җанын бүлеп бирергә әзер булган әниебезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә аз булыр. Барысы-барысы өчен олы рәхмәт әйтеп, синең алда баш иябез.

Беркайчан да тимә, сагыш җиле,

Әни, әбиебезнең нурлы йөзенә.

Безнең өчен яши бит ул җирдә,

Кыен алса ала үзенә.

Авыр чакларда син - ныклы терәк,

Якты маяк булып торучы.

Рәхмәт сиңа барысы өчен, әни,

Син - бердәнбер безне аңлаучы.

Иң изге теләкләр белән кызларың Гелфизә, Дания, оныкларың-оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев