Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында яшәүче Миннебаев Шәфик Әһлиулла улының юбилее

25 июля 2021, 07:58

182

0

0

Иске Кәкерле авылында яшәүче  Миннебаев Шәфик Әһлиулла улының юбилее

Иске Кәкерле авылында яшәүче кадерле әтиебез Миннебаев Шәфик Әһлиулла улының 25  июльдә туган көне- 70 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине 70 яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти.

Әти! Сиңа кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Картлык  көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!

Иң изге теләкләр белән: балаларың Ирек-Рәмзия, Нәгыйм-Алсу, Фәнис-Зөлфия, Әмир-Ләйсән, Марат-Света; оныкларың Айгөл, Илфат, Гүзәл, Илназ, Энҗе, Нияз, Камил, Сөләйман. оныкчыгың Минтимер. Безнең теләкләргә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X