Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында яшәүче Миләүшә һәм Рөстәм ХӘЛИЛОВларның бергә яшәүләренә 30 ел

21 февраля 2020, 10:26

1236

0

0

Иске Кәкерле авылында яшәүче Миләүшә һәм  Рөстәм ХӘЛИЛОВларның бергә яшәүләренә 30 ел

Иске Кәкерле авылында яшәүче әтиебез Хәлилов Рөстәм Исламша улы белән әниебез Хәлилова Миләүшә Абзал кызының 23 февральдә иңне-иңгә куеп гомер кичерүләренә 30 ел була!

Безнең кадерлеләребез, сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез-энҗе туегыз белән котлыйбыз. Авыр мизгелләрдә дә сез бер-берегезгә кирәк-терәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, матур, күркәм гомер кичерәсез. Алдагы тормышыгыз да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын. Ходай сезне саулыктан аермасын, мул, имин тормышта пар канатлар булып, озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өебез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә.

Озак еллар шулай тәрәзәләрдә,

Балкып торса иде утыбыз.

Һәрчак безне каршы алса иде,

Әти-әни, туган йортыбыз.

Бәйрәмегез белән котлап,

Әткәй,әнкәй сезгә дәшәбез.

Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Пар канатлар булып яшәгез.

Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз Шамиль-Эльвира, Рәсим-Язгөл, Рәзилә, оныкларыгыз Зәринә, Таһир. Безнең теләкләргә бабай белән әби дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X