Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында яшәүче Халилов Рөстәм Исламша улының юбилее

10 января 2020, 11:02

372

0

0

Иске Кәкерле авылында яшәүче  Халилов Рөстәм Исламша улының  юбилее

Иске Кәкерле  авылында яшәүче әтиебез Халилов Рөстәм Исламша улының 15 январьда гомер бәйрәме- юбилее.

Кадерле әтиебез!

Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты  матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы, кешелекле, бәхетле һәм сәламәт бул. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Син әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булдың, безне кадерләп үстердең. Син булганга өебез якты, нурлы, өстәлебез тулы сый-нигъмәт. Барысы өчен дә рәхмәтебезне белдерәбез. Тормышыбызга ямь өстәп, әни  белән пар канатлар булып кайгы- хәсрәт күрми озын гомер итегез.

Рәхмәт, әткәй, бу дөньяда

Булганың өчен рәхмәт.

Безне саклап-яклап торган,

Кулларың өчен рәхмәт.

Син булганга без бәхетле,

Синең белән якты көнебез.

Безнең белән син дә бәхетле бул,

Сиңа озын-озак гомер телибез.

Иң изге теләкләр белән: әтиең-әниең, тормыш иптәшең  Миләүшә, балаларың Шамиль-Эльвира, Рәсим-Язгөл, Рәзилә, оныкларың Зәринә, Таһир. Безнең теләкләргә барлык туганнарың   да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев