Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле  авылында  яшәүче Исхакова Рәмзия Абзал кызының  туган көне

24 апреля 2019, 14:36

1102

0

0

Иске Кәкерле  авылында  яшәүче  Исхакова Рәмзия Абзал кызының  туган көне

Иске Кәкерле  авылында  яшәүче кадерле әниебез Исхакова Рәмзия Абзал кызын  туган көне белән чын күңелдән котлыйбыз!

Елның  иң матур вакыты – кояшлы яз аенда тугангамы,  күңеле дә саф һәм чиста аның. Ачык йөзле булуы,  һәркемне туганыдай якын күрүе  белән үрнәк ул безгә. Синең олы җанлы, шәфкатьле булуыңа сокланабыз.  Киләчәктә дә күңелеңнең бүгенгедәй яшь,  тормыш күгеңнең  һәрчак аяз, гомереңнең озын, үзеңнең сау-сәламәт булыңны телибез.  Тормышыбызга  ямь өстәп, әтиебез  белән һәрчак  шулай  бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, пар канатлар булып яшәргә  Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!

Котлы булсын олуг юбилеең,

Нурлар иңсен күркәм йөзеңә.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Рәхмәт яусын барысы өчен дә!

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Наил, кызларың-кияүләрең, оныкларың. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

 

Иске Кәкерле авылында гомер итүче Исхакова Рәмзия Абзал кызын олуг юбилее белән тәбрик итәбез! 

Кадерле туганыбыз! Җирдә үз эзеңне салып, күркәм бәйрәмеңне каршылыйсың. Синең тормышың  озак еллардан бирле мәктәп белән бергә бәйләнеп бара. Педагогия училищесын, институтны уңышлы  тәмамлап, ихтирамга лаек укытучы буларак, 40 елдан артык балаларга белем һәм тәрбия бирәсең. Укучыларыңның район, республика  олимпиада-конкурсларында урыннар яулавын, үзеңнең профессиональ бәйгеләрдә  җиңүләреңне без дә күзәтеп барабыз һәм чиксез горурланабыз. Озак еллар “Каурый каләм” түгәрәген җитәкләп, укучыларыңның иҗаты матбугатта яктыртылып баруы безне сөендерә. Бүген дә син армый-талмый хезмәт итүең белән бик бәхетле.

Кадерле туганыбыз, сине киң күңелле, ачык йөзле, кешелекле, ярдәмчел булуың өчен олылыйбыз. Тормыш иптәшең  Наил   белән үрнәк гаилә төзеп, мәрхәмәтле балалар тәрбияләп үстердегез, оныклар сөясез. Киләчәктә дә иминлектә, саулыкта, шатлыкта  яшәргә язсын!

Алгы көннәрдә дә бәхетләрең

Булсын иде тулы, түгәрәк.

Бер-беребездән җылы алып һәрчак

Без, туганнар, яшик бергәләп.

Изге теләкләр белән: туганнарың Шәмсетдин–Миләүшә, Сәхаветдин – Сания, Тәнзилә – Ирфан, Миләүшә – Рөстәм, Илдар – Рәфисә һәм балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев