Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында яшәүче Ибраһим Мифтах улы Сабитовның юбилее

16 февраля 2020, 18:28

585

0

0

Иске Кәкерле авылында яшәүче  Ибраһим Мифтах улы Сабитовның юбилее

Иске Кәкерле авылында яшәүче кадерле әтиебез Ибраһим Мифтах улы Сабитовның 15 февральдә 70 яшьлек олы юбилее.

Кадерлебез! Сине туган көнең белән ихлас котлыйбыз. Салкын кыш аенда тусаң да, синең йөрәгеңдә кешеләргә карата җылылык, мәрхәмәт, шәфкать яши. Син әни белән безне, биш балагызны, кешелекле, иманлы, тырыш итеп тәрбияләдегез, сезгә безнең рәхмәтебез чиксез. Әлеге көндә дә син кешеләргә ярдәмчел, күрше авылда- Иске Ишледә имам булып торасың.

Тормышыбызга ямь өстәп, әни белән тигез гомер итегез, уй-теләкләрегез тормышка ашсын, саулыгыгыз ныклы, гомерегез озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми яшәгез. Без, балаларыгызның, оныкларыгызның шатлыгын, игелекләребезне тоеп тигез гомер итегез.

Яшә, әти, йөзгә кадәр,

Шат елмаю белән гомер ит.

Җиргә кояш ничек кирәк булса,

Син дә безгә шулай кирәк бит.

Иң изге теләкләр белән: әниебез, улларың, кызларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев