Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында яшәүче Гөлинә Зәбихулла кызы Сәнатуллинага 55 яшь

05 апреля 2019, 11:19

778

0

0

Иске Кәкерле авылында яшәүче Гөлинә Зәбихулла кызы Сәнатуллинага  55 яшь

Иске Кәкерле авылында яшәүче Гөлинә Зәбихулла кызы Сәнатуллинага 12 апрельдә 55 яшь тула.

Олы йөрәкле, киң күңелле,

кадерле кешебез!

Сине истәлекле гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Гаиләдә син чын тормыш терәге, мәрхәмәтле һәм үрнәк әни. Синдәй якын кешебез булуыбыз белән дә без бик бәхетле. Әниебез, һәр туачак көнең бәхетле мизгелләрдән генә торсын, киләчәк көннәрең шатлыклар белән үтсен, гомер юлың озын, сикәлтәсез булсын. Тигез, бәхетле тормышта әтиебез белән бергә, исәнлектә-саулыкта, балалар игелеге күреп яшәргә язсын.

Котлы булсын, әни, юбилеең,

Нурлар иңсен күркәм йөзеңә.

Безнең өчен бик тә кадерле син,

Рәхмәт яусын барысы өчен дә. 

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Фиркать, әниең, кызларың, кияүләрең һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев