Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында яшәүче Гелсинә Абдулла кызы Алеевага 70 яшь

26 февраля 2021, 10:09

270

0

0

Иске Кәкерле авылында яшәүче Гелсинә Абдулла кызы Алеевага 70 яшь

Иске Кәкерле авылында яшәүче Гелсинә Абдулла кызы Алеевага 2 мартта 70 яшь тула.

Җир йөзендә иң кадерле, иң якын кешебез-әниебезнең тормыш юлы сокланырлык та, күпләр өчен үрнәк тә булырлык. Ул гомере буе туган авылында мал табибы булып эшләде. Әтиебез Рафик белән өч бала тәрбияләп үстереп, төпле белем бирделәр. Әниебез киң күңелле, ачык йөзле, шул ук вакытта туры сүзле, тырыш һәм максатчан кеше. Әтиебез өчен иң кадерле тормыш юлдашы, оныкларының  иң  яраткан  ак яулыклы әбиләре, без, балаларың өчен газизләрдән газиз әниебез. Сине олы бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иң изге, иң саф теләкләрне юллыйбыз. Ходай сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, иман байлыгы, озын гомер насыйп итсен. Киләчәктә дә тормышыбызның яме, өебезнең кояшы булып, әтиебез белән дөньяның рәхәтен, без, балаларыгызның игелекләрен күреп, муллыкта, шатлыкта, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын. Безне сөендереп мәңге яшә, хөрмәтле әниебез.

Иң олы ихтирам белән: әтиебез, балаларың Мансур-Алсу, Фәнзилә, Марат-Гөлназ һәм яраткан оныкларың. Безнең теләкләргә сеңелең Тәлига, энең Иршат-Дилүзә, балаларыбыз һәм оныкларыбыз да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев