Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Кәкерле авылында яшәүче Флюра Зәкиулла кызы Мавлетованың олы юбилее

    --, 22 гыйнвар 2021 - 15:44
    44
    0
    0

    Иске Кәкерле авылында яшәүче Флюра Зәкиулла кызы Мавлетованың 22 январьда 60 яшьлек олы юбилее.

    Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Сине ихлас күңелдән юбилейлы туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа саулык, озын гомер, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез.

    Котлы булсын, әни, туган көнең,

    Шатлык балкып торсын йөзеңдә.

    Безнең өчен бик тә кадерле син,

    Рәхмәт яусын барысы өчен дә.

    Әни булган йортның бәхете зур,

    Әни анда бер терәк.

    Бу дөньяда авырлыклар күрми,

    Яшәр өчен безгә, әни, син кирәк.

    Һәрчак шулай тәрәзәләрдә,

    Балкып торса иде утыгыз.

    Озак еллар безне каршы алса иде,

    Сез яшәгән туган йортыбыз.

    Иң изге теләкләр белән: балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың. Шушы теләкләргә әтиебез дә кушыла.

                     

    Иске Кәкерле авылында яшәүче Флюра Зәкиулла кызы Мавлетованың 22 январьда олы юбилее. Аңа 60 яшь тула.

    Кадерле сеңелебез, апабыз!

    Без сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, корычтай нык исәнлек телибез.

    Котлы булсын күркәм юбилеең,

    Озак яшә, бул син бәхетле.

    Яныбызда син булганда гына,

    Табып була олы бәхетне.

    Ачык йөзле, олы җанлы, киң күңелле булуың өчен без сине ихтирам итәбез һәм яратабыз. Кайчан гына кайтсак та, ачык йөзең, якты карашың белән, исән-имин кайттыгызмы, диеп, ишек ачып каршы аласың.

    Озын гомер бирсен, Ходай, сиңа,

    Сызламасын аяк-кулларың.

    Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән,

    Үтсен синең гомер юлларың.

    Иң изге теләкләр белән: апаң Фәния-Абдулла, сеңелләрең Зәйтүнә-Нәгыйм, Гөлсинә. Шушы теләкләргә Солтания апаң да кушыла.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: