Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында яшәүче Феркать Кәбирҗан улы Сәнатуллинга 60 яшь

27 марта 2020, 09:46

309

0

0

Иске Кәкерле авылында яшәүче  Феркать Кәбирҗан улы Сәнатуллинга 60 яшь

Иске Кәкерле авылында яшәүче әтиебез Феркать Кәбирҗан улы Сәнатуллинга 29 мартта 60 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше булдың. Һәрчак безне кайгыртып, ярдәм итеп яшисең. Әти, сиңа гомернең озынын, бәхетнең тулысын, күп шатлыклар телибез.
Туган көнең бүген синең, әти,
Картлык шатлык түгел, димәле,
Әни белән бергә балаларың,
Яраталар сине, бел әле!
Әни өчен һәрчак булдың терәк,
Безнең өчен булдың гел үрнәк.
Син булганда җирдә бәхетлебез,
Син булганда дөнья түгәрәк.
Язмыш дигән ачы тормыш җиле,
Төрле яклап сине сынады.
Бирешмәдең, тик эзләре калды,
Чал чәчләрең, маңгай сырларың.
Туган көнең бүген, газиз әтиебез,
Кабул итсен Ходай теләкне.
Безгә кирәк булып, өйгә терәк булып,
Яшә, әти, 100 гә җиткәнче.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гөлинә; кызларың Гөлназ, Фирдәүсә, Энҗе; кияүләрең Ильнур, Рәмис; оныкларың Ильяс, Таһир, Рузилә, Әминә. Безнең теләкләргә әби дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев