Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Кәкерле авылында яшәүче Фахрутдинов Мансур Вәлиәхмәт улы белән әниебез Миңниса Каюм кызының Алтын туйлары

    --, 28 гыйнвар 2022 - 10:30
    77
    0
    0

    Иске Кәкерле авылында яшәүче әтиебез Фахрутдинов Мансур Вәлиәхмәт улы белән әниебез Миңниса Каюм кызының 27 январьда бергә гомер итүләренә 50 ел тула.

    Кадерлеләребез! Йөрәктәге иң җылы, иң изге хисләребезне җиткереп, истәлекле бәйрәмегез- Алтын туегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сез әти-әни, олы  ихтирамга лаек.  Безне үстереп, аякка бастырырып, безнең өчен борчылып, күпме куанычлар, бәхетләр кичердегез. Сезгә Ходай матур сыйфатларны жәлләмичә биргән, сез уңган, ачык күңелле кеше. Төп нигезнең учагын сүндермичә, балаларыгызга, оныкларыгызга киңәшче, таяныч булып яшисез. Барыбызны да каршы алып, озатып торганыгыз өчен мең рәхмәт сезгә, әти-әни. Киләчәк тә дә бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, без, балаларыгызның игелекләрен күреп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, кадер-хөрмәттә  яшәргә насыйп булсын үзегезгә.

    Бәйрәмегез белән котлап,

    Әти-әни, сезгә дәшәбез.

    Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

    Пар канатлар булып яшәгез.

    Гадел дә сез, мәрхәмәтле дә сез,

    Безгә сезнең белән бик рәхәт.

    Барлык изгелекләрегез өчен, сезгә,

    Әйтеп бетергесез зур рәхмәт.

    Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз, кияү-киленнәрегез hәм оныкларыгыз. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: