Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында яшәүче Алиева Рузалин Латиф кызының юбилее

15 ноября 2019, 09:42

603

0

0

Иске Кәкерле авылында яшәүче Алиева Рузалин Латиф кызының юбилее

Иске Кәкерле авылында яшәүче әниебез Алиева Рузалин Латиф кызын 18 ноябрьдә булачак 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.

Газиз әнкәй!

Сабыр холыклы, олы йөрәкле, ачык йөзле, ярдәмчел, изге җанлы, кадерледән-кадерле әниебез! Бүген синең өчен дә, безнең өчен дә илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, изге җанлы зат иясе юктыр. Син булмасаң, әни, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек, яшәвебезнең яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа, безгә яшәү нуры биргәнең өчен. Без, алты балаңа, бу дөньяның, тормышның барлык яхшылыкларын, бар назыңны, йөрәк җылыңны бирдең, безгә дөрес юл сайларга, тормыш авырлыкларына бирешмичә, сабыр итеп яшәргә өйрәттең. Рәхмәт, әни, газизебез, сиңа булган бурычыбызны берни белән дә түләп бетергесез. Безне сөендереп, саулык белән, тагын озак еллар без, балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез.

Чәчләреңә, әни, чал керсә дә,

Син бит безнең йөрәк түрендә.

Озак яшә, кадерлебез, авырмыйча,

Син дөньяда безгә бер генә.

Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,

Исле гөлләр белән җир ямьле.

Йолдызлардай якты, гөлдәй гүзәл,

Синең белән туган йорт ямьле.

Иң изге теләкләр белән: алты кызың, алты киявең, ун оныгың, сигез оныкчыгың исеменнән кызың Флюра.

 

Иске Кәкерле авылында яшәүче Рузалин Латиф кызы Алиевага 18 ноябрьдә 80 яшь тула.

Киң күңелле, сабыр холыклы, олы йөрәкле, кадерле Рузалин апа!

Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Алты балаңның кайгыларын да, шатлыкларын да үз йөрәгең аша уздырып, йокламыйча, көннәрне төннәргә ялгаган газиз әни, туганнарга да мәрхәмәтле, изге җан син.

Кешелекле бит син, изге җанлы,

Ярдәмчел син дуска, туганга.

Синнән газиз кеше, белмим, бармы?

Без бәхетле тик син булганга.

Бик гадисең, бик юмартсың,

Бар кешегә карата.

Шуңа күрә яше-карты,

Сине бердәй ярата.

Синең үткән гомереңдә,

Бик күп булды киртәләр.

Дусларың һәм туганнарың

Сине хөрмәт итәләр.

Кабул ит син бездән котлау сүзен–

Шушы булсын олы бүләкләр.

Сиңа саулык, тыныч тормыш,

Озын гомер – бездән теләкләр.

Сине котлап һәркөн кояш чыксын,

Һәркөн назлап җилләр иссеннәр.

Яшәү матурлыгы, яме булып,

Көн артыннан көннәр үтсеннәр.

Изге теләкләр белән: Сәрия һәм балалар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев