Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле  авылында гомер кичерүче Фатых Зиатдин улы һәм Накия Фахертдин  кызы Замалдинованың юбилейлары

14 января 2022, 08:09

329

0

0

Иске Кәкерле  авылында гомер кичерүче  Фатых Зиатдин улы һәм Накия Фахертдин  кызы Замалдинованың юбилейлары

Иске Кәкерле  авылында гомер кичерүче кадерле әтиебез Замалдинов Фатых Зиатдин улы, әниебез Замалдинова Накия Фахертдин  кызының шушы көннәрдә олуг юбилейлары.

Кадерле, әти-әни! Сезне ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз! Сез, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кешеләр, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Сезгә язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп озын-озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшәгез.

Сезгә бәхет, шатлык теләгәндә,

Амин, диеп торсын фәрештә.

Һәрбер иртә сезне куандырып,

Шатлык белән яңа таң атсын,

Күзләрегезне сагыш яше түгел,

Шатлык яше генә чылатсын!

Барлык балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз, кода - кодагыйларыгыз исеменнән: Фәнил-Рамилә, Нияз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев