Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында гомер итүче Земфира Ибраһим кызы Аббазовага 70 яшь тула

16 октября 2020, 15:28

340

0

0

Иске Кәкерле авылында гомер итүче  Земфира Ибраһим кызы Аббазовага 70 яшь тула

Кече Чынлы авылында туып-үсеп, Иске Кәкерле авылында гомер итүче кадерле кешебез- әниебез Земфира Ибраһим кызы Аббазовага 21 октябрьдә 70 яшь тула. Әниебез 48 ел гомерен  балалар тәрбияләүгә багышлады, үз фәненә кызыксыну уятып укучыларга төпле белем бирде. Озак еллар сыйныф җитәкчесе булып эшләде. Укучыларына дөрес юнәлешле тәрбия биреп, тормышта үз юлларын табарга, кешеләргә карата мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга өйрәтте. Күбесе укучылары әни юлыннан китеп мәктәпләрдә химия-биология фәнен укыталар. Араларында тәрбиячеләр, шәфкатъ туташлары, табиблар, авыл хуҗалыгы белгечләре, җитәкче урыннарда эшләүчеләр бар. Укучылары белән бүгенгесе көндә дә аралашып тора. Әнине әти-әниләр, авыл халкы да яраталар, хөрмәт итәләр.Ул һәрвакыт акыллы киңәшләрен биреп ярдәм дә итә.

   Әниебез сабыр холыклы, акыллы кеше. Тормышында булган кайгы-хәсрәтләрен тыныч кына үткәрә белде, сынмады, сыгылмады. Безгә дә терәк-таяныч булды, тормышын безгә багышлады, безнең өчен яшәде.

Кадерле әниебез, әбиебез! Сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа якты киләчәк, матур картлык, күңел тынычлыгы, нык исәнлек, безне шатландырып янәшәбездә яшәвеңне  телибез.

Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,

Сызламасын аяк-кулларың.

Чирне белмә, кайгы күрмә,

Япь-яшь булып калсын күңелең.

Иң изге теләкләр белән:  балаларың  Марат, Гөлия, Илсөя. Безнең теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X