Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында гомер итүче Хөснетдинова Солтания Алиулла кызының юбилее

07 августа 2021, 08:00

204

0

0

Иске Кәкерле авылында гомер итүче Хөснетдинова Солтания Алиулла кызының юбилее

Иске Кәкерле авылында гомер итүче Хөснетдинова Солтания Алиулла кызының 7 августта гомер  бәйрәме - 70 яшьлек юбилее.

 Кадерле әниебез,сөекле дәү әниебез!

Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әти белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычын күреп, килен-кияүләр, кода-кодагыйларыңның ихтирамын тоеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча, хәерле озын гомерләр насыйп булсын сиңа. Бу үткән көннәрендә  борчылган, сөенгән көннәрең дә, көзге яңгырларда, кышкы бураннарда калган чакларың да булгандыр, сынмаган сыгылмагансың. Яраткан эшендә дә хезмәттәшләреңнең ихтирамын казанып яшәдең, безнең горурлыгыбыз булдың. Балаларым бәхетле булсыннар, дип эшләгән изгелекләрең өчен, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең өчен, шатлык-сөенечләр китерә торган хәер-догаларың өчен чиксез рәхмәтләр сиңа, кадерле әниебез!

 Маңгаеңда сырлар – үткән еллар,

Борчуларың эзе – ак чәчең.

Барлык туганнар олы рәхмәт әйтә,

Котлы булсын синең 70 яшең.

Иң изге теләкләр теләп: балаларын Раиль-Рамилә, Энҗе- Айрат, оныкларың. Шушы теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев