Иске Кәкерле авылында гомер итүче Камкаевларның гомер бәйрәмнәре
Иске Кәкерле авылында гомер итүче кадерле кешеләребез — әниебез Камкаева Рәзинә Әнвәр кызының 15 январьда 55 яшьлек юбилее, әтиебез Камкаев Фәргать Мидехат улына 57 яшь тула.
Кадерле әти-әни! Сезгә булган изге теләкләр иксез-чиксез. Гомер бүләк иткән, тәрбияләгән, кеше иткәнегез өчен, әле бүген дә һәрчак терәк-таяныч, киңәшче булуыгыз өчен мең рәхмәтләр генә үзегезгә. Киләчәктә дә иңгә-иң куеп, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, кайгы-хәсрәтсез, балалар, оныклар рәхәтен күреп, озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын.
Озак еллар шулай тәрәзәләрдә,
Балкып торса иде утыгыз.
Һәрчак безне каршы алса иде,
Әти-әни, туган йортыбыз.
Бәйрәмегез белән котлап,
Әткәй-әнкәй сезгә дәшәбез.
Һәрчак шулай безгә үрнәк булып,
Пар канатлар булып яшәгез.
Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз Илнар - Ильмира, Ильмас - Айгөл, Ильназ - Рузилә, оныкларыгыз Камилә, Искәндәр, Ильяс, Сылу, Әмин.
Нет комментариев