Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Кәкерле авылында гомер итүче Дилүзә Шәяхмәт кызы Миначеваның юбилее

09 августа 2019, 10:45

463

0

0

Иске Кәкерле авылында  гомер итүче Дилүзә Шәяхмәт кызы Миначеваның юбилее

Иске Кәкерле авылында туып, шунда гомер итүче Дилүзә Шәяхмәт кызы Миначеваның 10 августта 55 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез!

Cине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Рәхмәт, әни, әти белән күпләргә үрнәк булырлык ныклы гаилә корып, пар канатларыгыз астында безне сөеп, иркәләп, назлап, яхшы тәрбия биреп үстергәнегез өчен. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен сиңа тирән рәхмәтлебез. Безнең өчен йортыбызның нуры, тормышыбызның таянычы, терәге син. Үзеңнең төпле киңәшләрең белән һәркемгә ярдәм итәсең, күңел җылыңны һәркемгә җиткерәсең. Бөтен гомереңне, көчеңне якыннарың бәхете өчен биргән гүзәл зат син, әни.  Кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигезлектә, яшәүдән ямь табып, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, бәхетле мул тормышта, тынычлыкта, якыннарыңның игелеген күреп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озак еллар гомер кичерергә язсын сина!

Сөеклебез, безнең өчен

Изгенең изгесе син.

Бәхетләрне чагылдырган

Вөҗданның көзгесе син.

Яшәү шатлыгы син безнең өчен,

Яхшылыгың белән үрнәк син.

Авыр чакта сиңа таянабыз,

Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Гөрләп үтсен синең гомерең,

Юлларыңа гөлләр сибелсен.

Туар таңнар сиңа бары бәхет,

Бары шатлык кына китерсен.

Иң изге теләкләр белән: балаларың Зөлфия-Ленар, Гөлнара, Регина, Гүзәл-Айрат, Айгөл. Безнең теләкләргә әтиебез Иршат һәм ике әбиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев