Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәледә яшәүче Дамир Мөнир улы Әхмәтҗанов олы юбилеен билгеләп үтә

04 декабря 2021, 08:27

219

0

0

Иске Чүпрәледә яшәүче Дамир Мөнир улы Әхмәтҗанов  олы юбилеен билгеләп үтә

Яңа Кәкерле авылында туып, хәзерге вакытта Иске Чүпрәледә яшәүче Дамир Мөнир улы Әхмәтҗанов 4 декабрьдә үзенең олы юбилеен билгеләп үтә.

Кадерле тормыш иптәшем, безнең терәгебез, тормыш сөючән әтиебез, сөекле бабабыз! Сине шушы шатлыклы бәйрәмең белән, җан тирбәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз. Алтмыш яшь ул-нибары алтмыш яз, алтмыш көз генә.

Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомернең җәе генә.  Әле аның кышы да, көзе дә, кабат язы да булыр. Алтмыш яшь –ул тормыш тәҗрибәсе туплаганбер чор гына. Үз гомереңдә син сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, тормыш сынаулары аша узсаң да, сынмадың, сыгылмадың.

Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшләдең дә, эшләдең, лаеклы итеп яшәдең. Һәр туар таң синең гомер дәфтәреңә тыныч, бәрәкәтле шатлыклы еллар, юллар кебек озын гомер язсын иде. Киләчәктә бар яклап та үрнәк әти, оныкларыбызның кадерле бабалары, горурлыгыбыз һәм таянычыбыз булып, тормышыбызның һәр мизгеленә хозурланып, шатлыкларга төренеп, бала-оныкларыбызга, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

Мин тормыш юлымда сине очратуым өчен язмышыма бик тә рәхмәтлемен. Өлешемә тигән көмешем син. Алдагы гомерләребезне дә иңне-иңгә куеп, тигез гомер кичерергә язсын безгә Ходай.

Авырлыклар инде артта калды,

Җиңеп бардык һәрбер киртәне.

Тыныч тормыш, шатлык-куанычта,

Каршылыйк без һәрбер иртәне.

Син ул - минем ышанычлы кешем,

Терәгем һәм якын сердәшем.

Өмет тулы якты киләчәгем,

Шатлыклардан торган күз яшем.

Бүген синең юбилеең, әти!

Алтмыш яшь-Ходай бүләге.

Син салучы шушы йорт нигезен,

Әни өчен тормыш терәге.

Әти! Сәламәт бул, гел елмаеп яшә!

Бәхет кунсын күңел түреңә.

Барыбызга канат, терәк булып,

Армый атла гомер үренә.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гелира, балаларың Данис-Наилә, оныкларың Дияз, Алия. 

 

 

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Дамир Мөнир улы Әхмәтҗановның 4 декабрьдә олы юбилее.

Калерле туганыбыз! Йөрәктәге иң җылы, якты, матур, изге теләкләребезне җиткереп, истәлекле гомер бәйрәмең-юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Ачык йөзле, сабыр холыклы, мәрхәмәтле, көчле рухлы һәм кешелекле булуың, ярдәмчел,  бар кешенең үтенече сыя торган киң күңелең белән үрнәк һәм рәхмәтләргә ия кеше син. Бүгенге көндә гаиләң,балаларың, туганнарың алдында зур хөрмәт иясе, киләчәгең дә шулай игелек белән сугарылып, хөрмәттә үтсен. Киләчәктә дә саулык-сәламәтлек белән, бала-оныкларыңның игелекләрен күреп, апабыз белән тигез бәхетле тормышта, кадер-хөрмәттә озак еллар гомер итәргә насыйп булсын. 

Тырыш синең оста кулларың,

Матур эзле үткән юлларың.

Барча туганнарга, якыннарга,

Һәрчак изге булды уйларың.

Парлап канат кагу жиңелрәк,
Язмыш сезне ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре челтерәп аксын,
 Мәңге-мәңге суы кипмәсен.

Иң изге теләкләр белән: Илдус-Гөлнара, Алинә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев