Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәледә яшәүче Дамир Хәбибрахман улы Вәлихановка 65 яшь

27 июля 2021, 07:57

209

0

0

Иске Чүпрәледә яшәүче Дамир Хәбибрахман улы Вәлихановка 65 яшь

Ульян өлкәсендә туып-үсеп, бүгенге көндә Иске Чүпрәледә яшәүче Дамир Хәбибрахман улы Вәлихановка 27 июльдә 65 яшь тула.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Сине чын күңелдән шушы күркәм юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа нинди генә матур сүзләр юлласак та, күңелдә булган рәхмәт хисләрен, изге теләкләрне әйтеп бетерә алмыйбыз: син һәрвакыт ярдәмчел, кешелекле, олы җанлы, гаиләдә чын тормыш терәге, үрнәк ир, әти, бабай. Синдәй якын кешебез булганга без бик бәхетле. Барлык кылган изгелекләрең, безнең өчен өзелеп яшәгәнең өчен синең алда башыбызны иеп, олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ходай Тәгалә бирсен саулыгыңны, кайгы-хәсрәт күрми, тормышыбызга ямь өстәп, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп яшәргә язсын.

Әти бит ул-тормышның яме,

Тормышта ул-олы теләк.

Сәламәт бул, озак яшә,

Син бит әти, безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Фидания, балаларың Айрат-Эльвира, Айгөл-Павел, Азат-Гөлназ, оныкларың Алинә, Артем, Амир.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X