Иске Чүпрәледә гомер итүче Махмутова Нурхания Насыбулла кызына 85 яшь тула
Чүпрәле районы Шланга авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Иске Чүпрәледә гомер итүче Махмутова Нурхания Насыбулла кызына 4 сентябрьдә 85 яшь тула.
Яраткан әниебез, ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа саулыклы озын гомер, җан тынычлыгы, дөньяның матурлыгын, тормышның рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын. Тормышыгызга ямь өстәп, әти белән тигезлектә гомер итегез. Без, баларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, оныкларыгызның бәхетенә сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын.
Саулык, шатлык ташламасын сине,
Кайгы-борчу капка какмасын,
Ходай сине бары безнең өчен,
Күз карасы кебек сакласын.
Кабатлансын ел да синең бәйрәм,
Һәр туган көн гомер өстәсен.
Ходай безгә туган йортыбызда,
Сине күрү бәхетен өзмәсен.
Иң изге теләкләр белән: әтиебез Мөбинҗан, балаларың Фәридә?, Дамирә, Рамиль, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Нет комментариев