Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Вера Александровна Азизованың юбилее

01 ноября 2019, 09:39

563

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Вера Александровна Азизованың  юбилее

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Вера Александровна Азизованың 4 ноябрьдә 80 яшьлек юбилее.

Кадерлебез!

Йөрәктәге җылы, якты, матур, изге теләкләребезне җиткереп, истәлекле гомер бәйрәмең-юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Син безнең өчен әниебез, өебезнең яме, көннәребезнең шатлыгы, бәхетебезнең зуры һәм куанычларның иң олысы. Сабыр холыклы, тырыш, булдыклы, уңган, хөрмәтле кеше булып бүгенге көнеңә килдең. Ачык йөзле, көчле рухлы һәм кешелекле булуың, ярдәмчел, мәрхәмәтле йөрәгең, бар кешенең үтенече сыя торган киң күңелең белән үрнәк һәм рәхмәтләргә ия син. Сиңа хәерле озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, бәхетле тыныч тормыш, шатлыклы көннәр телибез. Озак еллар безне шатландырып,  бала-оныкларыңның рәхәтен күреп, муллыкта, тынычлыкта, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Бүгенгедәй изге күңелле булып, якыннарың, туганнарың, дусларың янәшәсендә озак еллар бәхетле гомер ит.

Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,

Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.

Рәхмәт синең нур балкыган күзләреңә,

Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.

Иң изге теләкләр белән: улларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың, туганнар, кода-кодагыйлар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X