Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Венера Фәтхелислам кызы Шәрәфетдинованың юбилее

22 июня 2018, 14:38

778

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Венера Фәтхелислам кызы Шәрәфетдинованың  юбилее

 

Кадерле  тормыш иптәшем,  газиз әниебез, сөйкемле әбиебез! Йөрәктәге җылы, якты, матур, изге теләкләребезне җиткереп, истәлекле гомер бәйрәмең-юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Син безнең өчен кадерлебез, өебезнең яме, көннәребезнең шатлыгы, бәхетебезнең зуры һәм куанычларның иң олысы.

Син гомереңне җаваплы хезмәт белән бәйләп,  хезмәтеңне тырышып башкарганга, хезмәттәшләрең арасында да олы хөрмәт казанып, мәрхәмәтле йөрәгең, бар кешенең үтенече сыя торган киң күңелең белән үрнәк һәм рәхмәтләргә ия булдың. Янәшәбездә син булганга Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтлебез. Синең белән горурланабыз.

Киләчәктә бер-беребезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, балалар игелегендә  яшәргә насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Әмирҗан, кызларың Эльвира, Эльза, Энҗе, кияүләрең Иршат, Радик, Фәргать, 6 оныгың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев