Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Чүпрәле авылында яшәүче әтиебез Азат Назибулла улы Хузеевка 1 июльдә 79 яшь, әниебез Дилбәр Аделша кызына 8 июльдә 72 яшь

    --, 3 июль 2020 - 09:54
    64
    0
    0

    Иске Чүпрәле авылында яшәүче әтиебез Азат Назибулла улы Хузеевка 1 июльдә 79 яшь, әниебез Дилбәр Аделша кызына 8 июльдә 72 яшь тула.

    Кадерле әти-әни! Сезгә булган изге теләкләр иксез-чиксез. Гомер бүләк иткән, йокысыз төннәрегездә керфек тә какмый үстергән, тәрбияләгән, кеше иткәнегез өчен, әле бүген дә һәрчак терәк-таяныч, киңәшче булуыгыз өчен мең рәхмәтләр генә үзегезгә. Киләчәктә дә  иңгә-иң куеп, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, кайгы-хәсрәтсез, балалар, оныклар рәхәтен күреп, озын-озак еллар яшәргә насыйп булсын.

    Озак еллар шулай тәрәзәләрдә,

    Балкып торса иде утыбыз.

    Һәрчак безне каршы алса иде,

    Әти-әни, туган йортыбыз.

    Иң изге теләкләр белән: улыгыз, кызларыгыз, киленегез, кияүләрегез, оныкларыгыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: