Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Шәвкат  Хәмит улы Шәрәфетдиновның  юбилее

29 мая 2020, 08:23

347

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Шәвкат  Хәмит улы Шәрәфетдиновның  юбилее

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Шәвкат  Хәмит улы Шәрәфетдиновның  31 майда 60 яшьлек юбилее.

Киң күңелле, олы йөрәкле тормыш иптәшем, сине чын күңелемнән юбилеең белән котлыйм. Гаҗәеп сабыр, кешеләргә мәрхәмәтле, бик тә ярдәмчел булуың белән үрнәк бит син. Тормыш иптәше буларак һәрвакыт ярдәмгә килдең, караңгы чырай күрсәтмәдең, итәгатьле, шәфкатьле булдың. Хәлеңнән килгән кадәр һәркемгә ярдәм итәргә тырышасың. Боларның барысы да үзеңә  өлкәнәйгән көнеңдә игелек булып әйләнеп кайтсын. Киләчәктә дә сиңа сәламәтлек белән, тигез тыныч, бәхетле тормышта, бүгенгедәй һәр көнне сөенеп каршы алып яшәүләрне насыйп итсен Аллаһы Тәгалә!

Кадерлем! Минем күңел һәрчак сиңа,

Тели иң изге теләк.

Җир йөзендә синнән башка,

Беркем юк кадерлерәк.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гелшат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев