Туган Як
  • Рус Тат Чув
  • Иске Чүпрәле авылында яшәүче Рузания Рифкать кызы Сәлахова юбилейлы туган көнен билгели

    --, 28 гыйнвар 2022 - 10:32
    82
    0
    0

    Иске Чокалы авылында туып-үскән, бүгенге көндә Иске Чүпрәле авылында яшәүче Рузания Рифкать кызы Сәлахова шушы көннәрдә юбилейлы туган көнен билгели.

    Кадерле әниебез!

    Син безнең өче бу тормышта сабырлык, кешелеклелекнең гүзәл бер үрнәге. Әтиебез гомере буе җитәкче вазифалар биләде, син аны да, безне дә һәрдаим кайгыртучы, эшебез-укуыбыз өчен ут йотучы булдың. Шул ук вакытта үзең дә хезмәт итүдән бушамадың, бүгенге көннәрдә дә матур гына эшләп йөрисең.

    Әни! Нинди генә теләкләр ткләсәк тә аз булыр сыман тоела. Бәхетең гомерлек булсын – әти дә, без дә сине һәрчак сөендереп торыйк, сәламәт бул – йөзең һәрчак көлсен, бүгенгедәй уңган сабыр бул – туган нигезебездә парлы гомер итегез!

    Рәхмәт, әни, ару-талу белмәс йөрәгеңә,

    “Гаиләм өчен”, диеп типкән йөрәгеңә.

    Керфек какмый узган төннәреңә,

    Барыбызга  сөеп караган күзләреңә.

    Үзең капмый ризыгыңны биргән өчен,

    Моң-зарыбызны шундук сизгән өчен.

    Авыр чакта төпле киңәш биргән өчен,

    Рәхмәт, әни, сиңа барысы-барысы өчен.

    Иң изге теләкләр белән: Әти, әби һәм бабай, балаларың, кияүләрең, киленең, оныкларың һәм кода-кодагыйларың.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: