Иске Чүпрәле авылында яшәүче Рөстәм Ирзахан улы Хафизовның юбилее
Иске Чүпрәле авылында яшәүче кадерле әтиебез Рөстәм Ирзахан улы Хафизовның 3 апрельдә олы бәйрәме-65 яшьлек юбилее.
Яраткан әтиебез! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, әни белән бер-берегезгә терәк, таяныч булып, саулыкта, муллыкта, без, балаларыгызның игелекләрен күреп, бәхетле гомер итүегезне телибез.
Рәхмәт, әти, барысы өчен дә,
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.
Яшәү шатлыгы син безнең өчен,
Игелегең белән үрнәк син,
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.
Изге теләкләр белән: әниебез, кызларың-кияүләрең Эльвира-Ильнур, Венера-Рамиль, Рамилә-Алексей, оныкларың Илдан, Иркә, Камилә, Ралинә, Сафина, Динислам.
Нет комментариев