Иске Чүпрәле авылында яшәүче Роза Касыйм кызы белән Рәис Миңнегали улы Хәкимовларның гаилә юбилейлары
Иске Чүпрәле авылында яшәүче әниебез Роза Касыйм кызы белән әтиебез Рәис Миңнегали улы Хәкимовларның 19 июльдә бергә тормыш корып яшәүләренә 40 ел тула.
Әти-әни! Cез 40 ел бергә тигез, матур гомер кичерәсез. Без, балаларыгызны тәрбияләп үстереп, кеше иттегез. Сез безнең терәк-таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Мәрхәмәтле йөрәгегез, киң күңелегез, акыллы киңәшләрегез, ярдәмегез өчен дә мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сезгә. Киләчәктә бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, безнең игелегебезне күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын үзегезгә! Без иң бәхетле балалар, шундый әти-әниебез барында.
Киләсе көннәрегез дә
Үтсен гел бергә-бергә.
Тыныч тормыш, сәламәтлек–
Бездән теләк шул сезгә!
Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз Рамил-Рәйсә, Румия-Фәнис, оныкларыгыз Энҗе, Фәннур, Руфинә.
Нет комментариев