Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Равил Сәфиулла улы Шәкуровның юбилее

26 июля 2019, 10:08

519

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Равил Сәфиулла улы Шәкуровның юбилее

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Равил Сәфиулла улы Шәкуровның 24 июльдә 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез!

Гомер юлың якты өлге  итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кеше син. Гаиләбезнең ныклы терәге, кадерледән-кадерле син,әтиебез. Сине олы юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Син әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз. Син тормыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек күрсәтеп яшәдең, һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кырыс та, таләпчән дә була белдең. Төпле киңәшләрең һәм һәрвакыт безне кайгыртып яшәвең өчен олы рәхмәтебезне белдәрәбез. Әти, сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр, безнең игелегебезне күреп, кадер-хөрмәттә яшәвеңне телибез. Безне сөендереп әни белән тигез, бәхетле тормышта озын-озак яшәгез.

Рәхмәт сиңа әти, бик зур рәхмәт,

Урап узсын сине кайгы-хәсрәт.

Мәңге яшәгез әни белән тигезлектә,

Һәммәбездән күреп кадер-хөрмәт.

Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә без,

Бик аз булыр төсле күңелгә.

Бәхет-шатлык кына юлдаш булсын,

Әти-әни сезгә гомергә.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Рокыя, улың Рәмис, киленең Гөлҗиһан, кызларың Лилия - Фәнис, Ләйсән-Юра, оныкларың, оныкчыкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев