Иске Чүпрәле авылында яшәүче Нурания Таһир кызы Азизованың юбилее
Иске Чүпрәле авылында яшәүче Нурания Таһир кызы Азизованың 25 ноябрьдә 55 яшьлек юбилее.
Кадерлебез!
Сине олуг юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Сабыр да син, тырыш, уңган, өлгер һәм җитез кеше. Күңелең җәй кояшы кебек җылы, уйларың гел изгелектә, һәркемгә ярдәмгә әзер кеше син. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән тигез җитеш тормышта озак еллар яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Син бит, әни , безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,
Ин кадерле, якын кешебез.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, кызларың, кияүләрең, дүрт оныгың.
Иске Чүпрәле авыл җирлегендә салым җыю белгече булып эшләүче Нурания Таһир кызы Азизованы 25 ноябрьдә булачак гомер бәйрәме-олы юбилее белән котлыйбыз.
Хөрмәтле хезмәттәшебез Нурания!
Синең йөрәгеңдә һәрвакыт кешеләргә карата җылылык, мәрхәмәтлелек, шәфкать яши. Хезмәтең дәверендә эчкерсезлегең, ихласлылыгың, мәрхәмәтлелегең, үзеңә йөкләнгән хезмәтеңне җаваплылык тоеп башкаруың белән ихтирамга лаек син. Киләчәктә дә кайгы-хәсрәт күрмичә, һаман шулай көчле рухлы һәм кешелекле булып, тормыш иптәшең белән тигезлектә, муллыкта, саулыкта балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә насыйп булсын!
Олы хөрмәт белән: хезмәттәшләрең.
Нет комментариев