Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Низамов Альберт Альфик улының олы юбилее

08 декабря 2021, 08:24

256

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче  Низамов Альберт Альфик улының  олы юбилее

Иске Чүпрәле авылында яшәүче, “Чүпрәле Агрохимсервис” җәмгыяте директоры Низамов Альберт Альфик улының 8 декабрьдә 50 яшьлек олы юбилее.

Хөрмәтле Альберт Альфикович!

Гомер бәйрәмегез белән сезне чын күңелдән тәбрик итәбез, иң матур, якты теләкләребезне юллыйбыз. Гомер буе сез мактаулы, тырыш, көчле рухлы, тыйнак, кешелекле һәм ярдәмчел булуыгыз белән ихтирам һәм олы хөрмәт казандыгыз.  Ходай  сезне саулык-сәламәтлектән аермасын, зур тырышлык белән башкарган хезмәтегезнең әҗерен күреп, тормышның матурлыгын тоеп, пар канатлы булып, бәхетле, бәрәкәтле, мул тормышта, балаларыгызның игелекләрен күреп, оныклар белән куанып, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын. Киләчәктә дә җаваплы хезмәтегездә зурдан-зур уңышлар телибез.

Сабыр да сез, гади, кешелекле,

Кылган эшегез бары изгелек.

Шатлыкларда үтсен сезнең көннәр,

Бәхетегез булсын гомерлек.

Сезне хөрмәт итеп: хезмәт коллективы. 

 

Иске Чокалы авылында туып, хәзерге вакытта Чүпрәледә яшәүче Низамов Альберт Альфик улының 8 декабрьдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерле улым, абыебыз! Сине күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә биргән гомереңне саулыкта, шатлыкта, кайгы-хәсрәт күрми үткәрүеңне, ап-ак бәхетле, парлы тормыш телибез.

Син безнең өчен якын, мәрхәмәтле, олы җанлы, тырыш, кешелекле, һәрчак ярдәмчел, олы терәк, үрнәк булдың һәм булып торасың.

Без сезгә мең-мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез. Киләчәктә Зөлфия белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, саулыкта, тынычлыкта, муллыкта яшәргә язсын. Алмаз белән Динәнең кадер -  кадер-хөрмәтендә яшәп, оныклар сөяргә насыйп булсын.

50 яшь-гомереңнең

Иң матур, рәхәт чагы.

Янәшәңдә Зөлфия бар-

Мөһим түгел калганы.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелеңдә.

Тагын озак еллар бәхет тоеп,

Яшик эле абый, бергә-бергә.

Иң изге теләкләр белән: әниең, Дамир-Гөлфия, Фәргат-Фәния, Айрат-Рамилә, Марат-Ләйсән һәм балалар.  

 

Иске Чүпрәледә яшәүче Низамов Альберт Альфик улының 8 декабрьдә 50 яшьлек юбилее.

Без сине чын күңелдән 50 яшьлек юбилеең-гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа исәнлек, бәхет-шатлык, авыр хезмәтеңдә зур уңышлар, туачак таңнарны һәрчак бергә атлап, балаларыңның, туганнарыңның, дусларыңның күңел җылысын тоеп, пар канатлар булып, тормыш иптәшең Зөлфия белән тигез гомер кичерүегезне телибез.

Бәйрәмеңнең матур хатирәсе,

Күңелеңдә калсын уелып.

Тәбриклибез сине чын күңелдән,

Барыбыз да бергә җыелып.

Иң изге теләкләр белән: Хисамовлар, Сәлаховлар, Зиннәтулловлар гаиләләре.

 

 

Иске Чокалы авылында туып, Иске Чүпрәледә яшәүче Низамов Альберт Альфик улы 8 декабрьдә олуг юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле туганыбыз! Сине 50 яшьлек юбилеең белән ихлас котлыйбыз. Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә синең кебек, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер олы кешегә әверелә. Син дә бүген яраткан балаларыңның таянычы, тормыш иптәшеңә ныклы терәк, туганнарыңның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып яшисең. Киләчәктә Зөлфия белән тигез, куанычлы гомер итеп, балаларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә.

Изге теләкләр белән: Җәүдәт-Хөрия, Айрат-Рамилә, Рөстәм-Ландыш Низамовлар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев