Туган Як
  • Рус Тат
  • Иске Чүпрәле авылында яшәүче Миңсәгыйрь Абдулкадыйр улы Яфизовның олы юбилее

    --, 11 октябрь 2019 - 08:46
    37
    0
    0

    Иске Чүпрәле авылында яшәүче Миңсәгыйрь Абдулкадыйр улы Яфизов шушы көннәрдә олуг юбилеен билгели.

    Кадерле тормыш иптәшем, хөрмәтле әтиебез!

    Сине гомереңнең истәлекле датасы – юбилеең белән тәбрик итәбез. Әтиебез, син  җаваплы, күп вакыт кырыслык һәм катгыйлык та кирәк булган, закон таләпләрен кулланып эш итүче һөнәр иясе. Без дә, райондашлар да сине гадел, эшеңне юриспруденция белеме белән генә чикләмичә, каршыңдагы кешенең киләчәктәге язмышын да күзаллап карар чыгаручы буларак хөрмәт итәбез. Бөтен яктан үрнәк син, әти, безгә. Безгә туры юлны күрсәттең, кыенлыклар каршында калганда ярдәмгә ашыктың, әниебез белән корган гаилә мөнәсәбәтләрендә дә без, балаларыгыз өчен ныклы гаилә өлгесе сез.

    Сиңа, әти, ныклы сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә шундый гадел һәм принципиаль булып кал. Без, балаларыгыз, оныкларыгызның шатлыгына әниебез белән бергәләп куанып яшәүләр насыйп булсын. Туган көнең котлы булсын! Без сине нык яратабыз һәм хөрмәт итәбез.

    Рәхмәт, әти,  сиңа барысы өчен,

    Безне шулай тәрбия кылганга.

    Сабырлыгың белән күңелебезгә

    Иман орлыклары салганга.

    Рәхмәт әти, бу дөньяда булганыңа,

    Безнең  өчен янып- көйгәнгә.

    Киңәш-табышыңны кызганмыйча

    Үгет-нәсихәтләрең биргәнгә.

    Сезнең өчен, әти-әни, сезнең өчен

    Рәхмәтебезнең иң-иң олысы.

    Гомеребезнең һәр мизгеле саен

    Без, балалар, сезгә бурычлы!

    Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гөлфия, балаларың Ленар-Лилия, Ранель; Лениза.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: