Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Мөбәракша Әхмәтҗан улы Юсуповның юбилее

16 октября 2020, 15:31

349

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Мөбәракша Әхмәтҗан улы Юсуповның  юбилее

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Мөбәракша Әхмәтҗан улы Юсуповның 20 октябрьдә 90 яшьлек юбилее. Әтиебез сугыш чоры баласы, Бөек Ватан сугышы башлангач фронт өчен күп көч куйган. Аннары Армия сафларында десантчы булып хезмәт иткәндә парашюттан еш сикергән. Әтиебезнең тырышлыгын бәяләп, аны Кызыл мәйданда котлаганнар. Хәрби хезмәтен  тәмамлагач, Донбасс якларына китеп, шахтада озак еллар эшләгән. Шул вакытта әниебез белән матур гаилә корып, без, балаларына төпле тәрбия биреп, 63 ел бергә бәхетле, тату гомер кичерәләр. Әтиебез тырыш, бик җаваплы кеше. Әле дә хуҗалыктагы барлык эшләр аның кулы аша уза. Әниебез аңа ныклы терәк, таяныч булып, әтиебезне хөрмәт итеп, аны тәрбияләп яши.

Бәйрәмең белән котлап, әти, сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар гына телибез. Әниебез белән тигез бәхетле, мул тормышта, безне куандырып озын-озак еллар яшәгез.

Җирдә кояш нуры балкыгандай,

Сез балкыйсың безнең күңелдә.

Тормышыбыз сезнең белән матур,

Рәхмәтлебез сезгә гомергә.

Иң изге теләкләр белән: әниебез, кызың, оныкларың

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев