Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Лилия Илшат кызы Хәлиулловага 50 яшь

20 марта 2020, 08:57

366

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Лилия Илшат кызы Хәлиулловага 50 яшь

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Лилия Илшат кызы Хәлиулловага 21 мартта 50 яшь тула.
Кадерлебез! Ихлас күңелдән сине гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Киң күңелле, ярдәмчел, сабыр холыклы, ачык йөзле, тәмле сүзле, гадел булуың белән күпләрнең ихтирамын яуладың. Нинди генә авырлыклар күрсәң дә син, көчле рухлы булуың, хезмәт сөючәнлегең, уңганлыгың аркасында тормышның һәрвакыт матур якларын күреп, ямен һәм тәмен тоеп яшисең. Киләчәктә безнең яшәшәбездә саулык белән, безне сөендереп яшәсәң иде.
Сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме- сау-сәламәт булып, шатлык-куанычларга уралып, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге белән без, балаларыңның, туганнарыңның ихтирамын тоеп, исән-имин яшәргә насыйп булсын.
Сәламәт бул, әни, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңел түреңә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Армый атла гомер үреңә.
Юбилеең котлы булсын синең,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә,
Һич сүнмәсен кояш яктысы.
Иң изге теләкләр белән: әтиең, әниең, улың Тимур-Алия, сеңелең Эльмира-Рәмис, энеләрең Руслан-Резедә, Рамиль, Булат, Азат.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев