Иске Чүпрәле авылында яшәүче Румия Рәис кызы Фатхееваның туган көне
Иске Чүпрәле авылында яшәүче кызыбыз Румия Рәис кызы Фатхееваның шушы көннәрдә туган көне.
Кадерлебез!
Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерлебез син. Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең киң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, тигез, бәхетле тормышта озын гомер итеп, балаларыбызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын!
Сабыр да син, гади, кешелекле,
Кылган эшең бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән: әтиең, әниең, абыең Рамиль, апаң Рәйсә, сеңелең Энҗе, тормыш иптәшең Фәнис, балаларың Фәннур, Руфина.
Нет комментариев