Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче кадерлебез Закиров Иршат Заһир улының олы юбилее

12 августа 2022, 09:47

132

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче кадерлебез Закиров Иршат Заһир улының олы юбилее

Иске Чүпрәле авылында яшәүче кадерлебез Закиров Иршат Заһир улының 14 августта олы юбилее.

Иршат! Әти! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, алтмыш биш яшеңне тутырасың. Табигатьнең иң матур һәм мул чагы – игеннәр өлгергән, җиләк-җимешләр пешкән чагында тугансың. Шуңа да микән, бүген дә син, кадерле кешебез, тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык кына өләшергә тырышасың, олысына да, кечесенә дә син һәрчак игелекле, абруйлы киңәшче. Шуның өчен кешеләрнең олы ихтирамына ия  син.

Хөрмәтлебез! Сиңа булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгел. Синең кебек мәрхәмәтле, олы йөрәкле, сабыр  кешеләр бик сирәктер. Син – безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз- саклаучыбыз да. Әниебез белән бергә балаларыңны кадерләп үстереп, безгә үз юлыбызга басарга булышканың өчен, яратып-сөеп, һәр мизгел кайгыртып яшәвең өчен мең рәхмәт сиңа!

Кадерлебез һәм сөеклебез! Киләчәктә дә тормыш дәртең сүрелмәсен! Һәрвакыттагыча гадел, принципиаль, кешелекле шәхес булып, бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетеп, озын гомер кичерүеңне телибез! Өебезнең нигезе, гаиләбезнең терәге булып, тынычлыкта, муллыкта, исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп итсен!

 

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Фирдәүсә, баларың Әлфир-Наталья, Алмаз-Эльмира,  оныкларың Аяз, Раян.

 

 

Кадерле туганыбыз Иршат абый!

Без үзебезне белә башлаганнан бирле ике туганның балалары бертуганнар булып яшәдек. Беребездә хәсрәт булса бүлештек, шатлыкларга бергә шатландык. Син, Иршат абый, барлык туганнар өчен дә һәрчакта үрнәк, киңәшче була белдең. Үсеп җитеп, төрле якларга таралсак та, туганлыкны саклый алдык, шөкер. Менә синең 65 яшеңә дә чын күңелдән сөенәбез, шушы уңайдан ижади бөеклекләр, күңел күтәренкелеге, бәхет һәм сәламәтлек телибез сиңа.

Гомерлек тормыш юлдашың Фирдәүсә белән алга таба да матур итеп яшәүләр насыйп булсын! Балалар игелеге телибез сезгә.

Туганнарны сайлап алып булмый- аларны бит Ходай бирәдер.

Туганың еласа йөрәк елый.

Ул көлгәндә -дөнья сиңа көләдер.

Иң изге теләкләр белән: Әлфия апаң балалары, кияү-киленнәре, оныклары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев