Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Губайдуллова Елена Дмитриевнаның туган көне.

29 марта 2019, 08:47

1031

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Губайдуллова Елена Дмитриевнаның туган көне.

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Губайдуллова Елена Дмитриевнаның 28 мартта туган көне.

Хөрмәтле кодагыебыз!

Кадерле әниебез, әби!

Матур тормыш, сәламәтлек теләп юбилейлы туган көнең белән котлыйбыз. Шатлык, бәхет белән озын гомерле булып яшәвеңне телибез.

Кадерле кодагый!

Дөньяның саф һавасын сулап, хәләл ризыкларын татып, гүзәллеген үз күзләрең белән күреп, үз аякларыңда исән- имин йөреп, балалар, туганнар, якыннарың белән бергә гомер кичерүең сине дә, безне дә бәхетле итә.

Сыгылмыйча язмыш җилләренә,

Яшьнәп яшәр өчен язда тугансың.

Кыю адым белән, сынатмыйча,

Узасың син гомер юлларың.

Куандырсын һәр туган көн сине,

Кырыс җилләр ишек какмасын.

Юлдаш булып алгы көндә

Янәшәңнән бәхет атласын!

Бердәнбер, газиз әниебез, әбиебез!

Ходай биргән яшь гомереңдә, әни, дөрес тәрбия биреп, тормышның асылына төшендереп, яшәүнең кыйммәтен күңелемә сеңдерә килдең. Хәзер дә яңа үрләргә атлаганда терәк, алдагы көнгә маяк булып балкыйсың. Әни, Әби, сиңа нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр. Синең уңганлыгыңа, җитезлегеңә, һәрвакыт ихлас күңелле, сабыр була алуыңа сокланабыз һәм синнән үрнәк алабыз.

Кайчан барсак – киң күңелле,

Каршылыйсың ачык йөз белән.

Авырлыклар онытылып китә,

Синең әйткән җылы сүз белән.

Тормышта гел ярдәм итеп тора,

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең.

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

Саулыклы озын гомер язсын!

Гел көләч бул, хәзергечә.

Күңелең гел күтәренке булсын,

Үзең сөенеп, безне сөендереп

Кодагый, Әни, Әби, мең-мең яшә!

Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!

Изге теләкләр белән, Шыгырданнан балаларың: Ильмир- Диана, кечкенә оныгың Самир, барлык туганнар исеменнән кода-кодагыең.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев