Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Гөлшат Вәлиәхмәт кызы Аюпованың туган көне - юбилее

14 апреля 2022, 08:28

255

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Гөлшат Вәлиәхмәт кызы Аюпованың туган көне - юбилее

Бүген безнең өчен зур бәйрәм.
Иске Чүпрәле авылында яшәүче, безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез - әниебез - Гөлшат Вәлиәхмәт кызы Аюпованың туган көне - юбилее.
Тирә-юньгә якты нур сибүче кояшыбыз! Кадерле, яраткан, бердәнбер әниебез!
Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Аллаһ ике дөнья бәхете, рухи һәм матди байлык, җан тынычлыгы бирсен. Тормышың Аллаһның ризалыгында булсын. Әткәй белән тигезлектә, муллыкта яшәргә язсын. Барлык хыялларың чынга ашсын. Син булмасаң - без дә булмас идек, син тумасаң - без дә тумас идек. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз. Озын гомер телибез сиңа!
Иң изге теләкләр белән балаларың Айрат-Айгөл; Ринат- Дилюзә; Ильшат-Татьяна; оныкларың һәм оныкчыгың. Шушы теләкләргә әтиебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев