Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Гельнур Зиятдин кызы Якубова 80 яшьлеген билгели

15 октября 2021, 09:08

246

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Гельнур Зиятдин кызы Якубова 80 яшьлеген билгели

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Гельнур Зиятдин кызы Якубова 15 октябрьдә үзенең гомер бәйрәмен – 80 яшьлеген билгели.

Гельнур Зиятдин кызы бик уңган, тырыш кеше.  Урта мәктәпне тәмамлауга ул Казан шәһәрендә тегүчеләр әзерли торган училищега юл тота. Юллама белән Ульяновск шәһәре фабрикасына кайтып урнаша. Язмыш аны Үзбәкстан якларына да китереп чыгара. Ул анда да зур тегү фабрикасының цех җитәкчесе булып хезмәт куя. Кайда гына эшләмәсен, тырышлыгы, намуслылыгы олы бүләкләр белән бәяләнә, ул бүгенге көндә хезмәт ветераны. Апабызның тагын да бер изгелекле гамәле туган ягына кайтып, әти-әнисе нигезен торгызып, аны гөлләр территориясе итүе. 80 яше ишек какса да, ул әле бүген дә яраткан хезмәтеннән аерылмый – тегә, чигә.

Хөрмәтле Гельнур апа! Олы юбилеең котлы булсын! Күрсәткән яхшылыкларың, иткән изгелекләреңнең әҗер-савапларын күрергә насыйп итсен. Гомерең озын, сәламәтлегең нык, бәхетләрең түгәрәк булып, без, якыннарың, туганнарыңны куандырып тор.

Мәрхәмәтле дә син, изге җанлы,

Кылган эшең бары изгелек.

Шатлыкта үтсен синең көннәр.

Бәхетләр дә торсын өелеп.

Юбилеең белән котлап һәм бары тик изге теләкләр теләп: Җәббаровлар гаиләсе, Шәрәфетдиновлар: Энҗия-Данир; Альбина-Руслан, аларның балалары.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев