Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Фирүзә Гәрәй кызы ХӘЙРТДИНОВАга 65 яшь

14 сентября 2018, 10:10

806

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Фирүзә Гәрәй кызы ХӘЙРТДИНОВАга  65 яшь

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Фирүзә Гәрәй кызы ХӘЙРТДИНОВАга 15 сентябрьдә 65 яшь тула. 
Кадерле әниебез! 
Сине чын күңелебездән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сине сәламәтлек ташламасын гомергә, йортыбызны җылытучы учак, нур сибүче кояш син безгә.
Шатлык, бәхет, саулык, тынычлык бездән сиңа– шул теләкләр һәр көндә.Безне шатландырып озак яшә, лаеклы син кадер-хөрмәткә. Ярый әле әни, син бар таянырга авыр чакта, яшәү өчен көч, киңәш биреп торасың, үзеңә дә авыр чаклар туры килә–түзәсең. Барлык кылган изгелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым дип өзелеп яшәгәнең өчен, һәрвакыт якты йөзең, тәмле сүзеләрең белән каршылаганың өчен зур рәхмәтләребезне белдәрәбез. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңың игелеген күреп озак яшәргә насыйп булсын.
Күңел күгең һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш-борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар!
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына,
Табып була олы бәхетне.
Иң изге теләкеләр белән: балаларың Алмаз-Рәмзия, Гөлназ-Рамиль, оныкларың Айнур, Айзат, Рияз, Аяз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев