Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Дилүзә Рәхмәтулла кызы Алиуллинаның юбилее

27 марта 2020, 09:51

441

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Дилүзә Рәхмәтулла кызы Алиуллинаның юбилее

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Алиуллина Дилүзә Рәхмәтулла кызының шушы көннәрдә 65 яшьлек юбилее.

Кадерлебез!

Без сине чын күңелебездән юбилеең белән тәбрик итәбез. Син шушы үткән еллар эчендә тырышлыгың, уңганлыгың белән үрнәк булдың. Авырлыклар алдында баш имичә, гаиләңә ныклы терәк булып, балаларыңа ярдәмчел, якын киңәшче дә син. Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер телибез! Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!

Безне сөендереп озын-озак яшә!

Сабырлыгың синең сары алтын,

Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.

Һәрвакытта йөзең көләч булсын,

Балкып яшә гомер-гомергә.

Иң изге теләкләр белән улың Ильнур, кызың Гөлнара, киленең Резедә, киявең Марат, оныкларың, туганнарың, кода-кодагыйларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев