Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Дилүзә Миннәтулла кызы Азизованың юбилее

10 июля 2020, 08:39

320

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Дилүзә Миннәтулла кызы Азизованың  юбилее

 

Иске Чүпрәле авылында яшәүче кадерле әниебез, яраткан әбиебез Дилүзә Миннәтулла кызы Азизованың 11 июльдә туган көне – 60 яшьлек юбилее.

Безнең өчен бик кадерле булган хөрмәтле әниебез!

Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез!  Якты йөзле, киң күңелле, игелекле булуың белән син барыбызны да үзеңә тартып торасың. Тырыш һәм тәвәккәл, сабыр, батыр йөрәкле син, әни. Тормышның матур якларын гына күрергә тырышып, беркайчан да зарлануны, уфтануны белмичә, сагыш-моңга бирешмичә, яшәүне яратып, тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итеп яши беләсең. Син безнең барыбыз өчен дә үрнәк! Шундый гади, эчкерсез, ачык күңелле булып кал.

Алдагы көннәрдә дә тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның янәшәсендә, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын!

Иң изге теләкләр белән: балаларың  һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев