Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында яшәүче  Дамир һәм Наилә Шәрәфетдиновларның бергә гомер итүләренә 50 ел

14 августа 2021, 07:59

189

0

0

Иске Чүпрәле авылында яшәүче  Дамир һәм Наилә Шәрәфетдиновларның бергә гомер итүләренә  50 ел

Иске Чүпрәле авылында яшәүче әти-әниебез  Дамир һәм Наилә Шәрәфетдиновларның бергә гомер итүләренә 14 августта 50 ел була.

Кадерлеләребез! Йөрәктәге иң җылы хисләребезне җиткереп, бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Мәрхәмәтле, көчле рухлы, киң күңелле, ачык йөзле, алтын куллы, ярдәмчел булуыгыз белән үрнәк сез. Сездәй якын кешебез булганга без бик бәхетле. Үз үрнәгегездә, хезмәтне сөяргә, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтеп, тормышта үз юлыбызны табарга ярдәм иткәнегез өчен мең рәхмәт сезгә, әти-әни. Киләчәктә дә бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, без, балаларыгызның игелеген күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын.

Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз Динар-Лилия, Илдар-Зөлфия, Ринат-Гүзәл, оныкларыгыз, кода-кодагыйларыгыз һәм барлык туганнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев