Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Рамиль Зәки улы Замалтдиновның юбилее

30 июля 2020, 09:41

287

0

0

Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Рамиль Зәки улы Замалтдиновның юбилее

Яңа Кәкерле авылында туып-үскән, бүген исә Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Рамиль Зәки улы Замалтдинов гомеренең истәлекле датасын билгели.

Безне тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына бастырган әтиебезнең тормыш юлы алтынга тиң. Ул 1960 елның 30 июлендә Яңа Кәкерле авылында дөньяга килә. Бер гаиләдә алты бала үсә алар. Әмма әтиебезнең әти-әнисе бик иртә вафат булган. Әти 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, җиң сызганып эшкә тотына. Бик уңган, ярдәмчел кеше ул безнең. Туганнары, дуслары, күршеләргә гел яхшылыгы, ярдәме тия аның. Үзләре дә, әни белән, яңа йорт җиткезеп чыктылар. Әти күп еллар төзелеш оешмаларында газ белән эретеп ябыштыручы булып эшләде. Без әти-әниебезнең хәләл көчләре белән дөнья көткәнен күреп, эшкә өйрәнеп үстек. Бүген без аңа бик-бик рәхмәтлебез. Олы күңеле, шәфкатьле йөрәге каршында башыбызны иябез. Ныклы сәламәтлек, озын, парлы гомер телибез. Туган йортта безне каршы алып, озатып калучыбыз булганда без дә бәхетле. Рәхмәт, әти, безнең гаиләнең алтын баганасы син!

Ярый, әткәй, син бар әле—

Таяныч син, терәк син.

Жиңел чакта без дә батыр,

Авыр чакта кирәк син.

Без ялгышсак, кичерәсең —

Күңелең киң, беләбез.

Кичер, әткәй, сиңа күбрәк

Ярдәм сорап киләбез.

Каушабрак калсак кайчак,

Киртәләр тирәсендә,

Житә бер жылы сүзең дә,

Житә бер киңәшең дә.

 Сүзең түгел, шелтәле бер

Карашың житә, кайчак.,

Гомер юлыннан барганда

Салулый-нитә калсак.

Рәхмәт, әткәй. Бу дөньяда

Булганың өчен рәхмәт.

Безне саклап-яклап торган

Йөрәгең өчен рәхмәт.

 Ходай сиңа озын гомер,

Гомерлек шатлык бирсен.

Кайгы-хәсрәтсез тормыш,

Бәхетле картлык бирсен!

Иң изге теләкләр белән балаларың: Радик, Ранис, Ранилә, киленнәрең, киявең һәм оныкларың.

 

Хөрмәтле тормыш иптәшем Рамиль Зәкиулла улына!

Хөрмәтлебез, кадерлебез!

Артта калды без кулга-кул тотынышып үткән күпме еллар, күпме юллар... Авырлыгы, шатлыгы, борчуы, мәшәкате... Гомернең нинди матур чорына килеп җиттек бит, күрәсеңме?! Аякларга “бабай” дип оныклар килеп сарыла – аларда безнең дәвам. Без утырткан агачлар һәр ел шаулап чәчәк ата, икәүләп тарткан тормыш йөге дә инде җиңеләйде кебек...

“ Картаябыз, чәчләр агарды, йөздә буразналар”, дисеңме? Алары да сине матурлый гына – чөнки эшләп үткән гомер еллары бит алар. Юк, картаймыйбыз, яшибез дә әле, Аллаһы теләсә! Авыруга үч итеп, тормышның якасына ябышып, гомерне үзебез матурлап яшибез! Шуның өчен дә сиңа Аллаһы Тәгалә сәламәтлек тә, көч-дәрман да, уй-зиһен дә бирсен! Ризыгың киң, үтәр юлларың озын һәм якты булсын! Балалар, оныклар шатлыгына куанып, аларның уңышларын күреп, алар өчен горурланып, безнең өчен туачак яңа таңнарны көтеп, тормышның матурлыгын күреп һәм тоеп яшәүләр насыйп булсын!

Торасың да чал чәчеңне сыйпап,

«Картаелган инде…» — диясең.

Килә минем шул чал чәчләреңнең

Һәр берсенә башым иясем.

Гомер юлың кебек ап-ак алар,

Манылмаган данга, алтынга.

Бары төсен җуйган, башкаларга

Изгелекләр эшләү хакына.

Маңгай сырларың да чит-ят түгел,

Синең кичерешләр — еллар бит!

Алар миңа сине алып килгән

Борма-борма урау юллар бит!

Бәхет һәм сәламәтлек теләп: гомер юлдашың Резидә.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев