Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Фәрит Гәрәй улы Гафуровка – 65 яшь

05 июня 2020, 11:09

445

0

0

Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче Фәрит Гәрәй улы Гафуровка – 65 яшь

Иске Чүпрәле авылында туып-үскән һәм шунда гомер кичерүче Фәрит Гәрәй улы Гафуров шушы көннәрдә үзенең гомер бәйрәме – 65 яшьлеген билгели.

Ул яшьтән машина йөртүче һөнәрен үзләштереп, хезмәт итү елларында Россиянең иксез-чиксез юлларын буйлады. Тырыш кеше буларак хезмәтендә хөрмәтләнде. Уңган, таяныр терәк, киңәшче, ярдәмчеллеге аны туганнар, таныш-белеш, райондашлар арасында, гаиләсендә дә абруйлы итте. Тормыш иптәше Венера белән алар ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Фәрит Гәрәй улы бүген дә әле яраткан шөгыле – машина йөртүдән аерылганы юк. Хөрмәтле туганыбыз Фәрит! Сиңа киләчәк көннәреңә саулык-сәламәтлек, йөрер юлларыңа “яшел ут”, гаилә бәхете телибез.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп

Туган көнең белән котлыйбыз.

Шатлык белән, озын гомер белән

Яшәвеңне генә телибез.

 Җәй башында әллә тугангамы,

Күңелеңдә һәрчак изгелек.

Кылган яхшылыгың кире кайтып,

Күрсәң иде үзең игелек.

Бергәләшеп әле бик күп тапкыр

Үткәреребез туган көннәрне.

Алтмышбишне генә түгел, житмешне дә,

Сиксән, туксан, хәтта йөзләрне.

Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар теләп, хөрмәт белән: туганнарың.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев