Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында гомер итүче НӘБИУЛЛИНА Дания Фәһим кызының юбилее

08 марта 2020, 12:22

383

0

0

Иске Чүпрәле авылында гомер итүче  НӘБИУЛЛИНА Дания Фәһим кызының юбилее

Иске Чүпрәле авылында гомер итүче әниебез Нәбиуллина Дания Фәһим кызы 8 март көнне 55 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Кадерлебез,   без сине ихлас күнелебездән бу бәхетле көнең,  матур юбилеең белән тәбрик итәбез!  Син һәрвакыт яхшы күнелле,  сабыр,  кешелекле,  олы жанлы,  ягымлы әниебез! Безгә,  ике кызыгызга,  хатын-кыз үрнәге булдың,  әти белән сез безгә зур терәк, хәзер үзебез әти-әниләр булсак та, туып-үскән йортка кайтып, сезнең янда үзебезне сабыйлар итеп хис итәбез.

Әни,  сиңа акыллы киңәшең,  җылы сүзең өчен зур рәхмәт! Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтсез үтсен,  сәламәт бул,  матур гомер ит,  һәрвакыт шулай изге,  сабыр,  шат күңелле булып, әти белән тигезлектә озак яшәгез.

Яратып,  хөрмәт итеп: балаларың Илнур-Ильнара,  Ильяс-Гөлназ,   оныкларың Руслан,  Камил,  Мәликә. Безнең теләкләргә әтиебез Ринат,  әбиебез дә кушыла.

 

 

Иске Чүпрәле авылында яшәүче кодагыебыз Дания Фәһим кызы Нәбиуллинаның 8 мартта 55 яшьлек юбилее.

Син һәрвакыт яхшы күңелле, кешелекле, олы җанлы, сабыр, тыйнак, акыллы киңәшче. Сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз.

Гомер юлың озын-озак булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Көннәрең бәхет белән үтсен,

Авырлыклар бер дә килмәсен.

Туган көннәр узган саен,

Яшәү арта, гомер кыскара.

Шуларны күңелгә алмыйча,

Туганлашып яшик үзара.

Зур тырышлыклар белән җыйган малыгызның әҗерен, кода Ринат белән күңел җылыгызны биреп үстергән, берсеннән берсе уңган, акыллы кызларыгызның, оныкларыгызның тәүфигын, шатлыкларын күреп яшәгез.

Кода-кодагыегыз Фәнис-Фәния.  Теләкләребезгә әниебез дә кушыла.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев