Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Котлаулар

Иске Чүпрәле авылында гомер итүче Әмирханова Венера Фәтхелислам кызының туган көне

27 ноября 2020, 10:13

312

0

0

Иске Чүпрәле авылында гомер итүче  Әмирханова Венера Фәтхелислам кызының туган көне

Иске Чокалы авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Иске Чүпрәле авылында гомер итүче кадерле әниебез һәм дәү әниебез Әмирханова Венера Фәтхелислам кызы 2 декабрьдә туган көнен билгеләп үтә.

Кадерле әни, дәү әни! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз, җан тынычлыгы, ныклы сәламәтлек, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Син безнең таянычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз. Без, балаларны, дөрес тәрбияләп, олы юлга чыгарганчы әти белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгәндер. Безне кадерләп үстереп, тормышта үз юлыбызны табарга булышканың, яратып - сөеп, аналарча кайгыртканың, гаделеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сина, әни. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белүең, язмыш китергән сынауларны сабырлык белән үтә алуың балаларыңа,туганнарыңа үрнәк син, бу үзе бер батырлык. Безнең өчен кадерле әни генә түгел, оныкларыңа ягымлы дәү әни дә син.

Рәхмәт әни, тудырганың өчен,

Төн йокламый безне бакканга.

Сабырлыгың белән күңелебезгә

Иман орлыклары салганга.

Рәхмәт әни, дөрес тәрбияңә

Безнең өчен янып-көйгәнгә.

Авызыңан өзеп, ашамыйча

Сонгы телемеңне биргәнгә.

Рәхмәт әни, кулларыңны сузып

Бәхет теләп кылган догаңа.

Киңәш-табышыңны кызганмыйча

Фатыйхаңны биреп торганга.

Синең өчен, бары синең өчен

Рәхмәтебезнең иң-иң олысы.

Гомеребезнең һәр мизгеле саен

Без әнием сиңа бурычлы!

Иң изге теләкләр белән: кызларың Энҗе, Лилия, кияүләрең Александр, Зинфис, оныкларың Данис, Диләрә, Хәким.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X